Ватанны саклаучылар көнендә Ютазы районында никахлашу тантанасы узды

2023 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген, 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә һәм «23.02.23» матур датада Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Илнар һәм Ләйсән Йосыповлар үзләренең никахларын теркәделәр. Әлеге истәлекле һәм бәхетле көн белән яшьләрне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады.

«Гаилә тормышыгыз сез сайлаган көн кебек матур булуын телим. Сезнең тормышыгыз шатлык, мәхәббәт, хөрмәт, үзара аңлашу, сабырлык белән тулыр дип ышанам. Бүген сезнең гаиләгез оешты, аның белән бергә өстәмә җаваплылык та артты. Бергәләп барлык авырлыкларны җиңеп, бер – берегезгә ярдәм итеп, күп нәрсәгә ирешеп була. Гаиләләр ныклы булса, илебез дә көчле булыр», – дип мөрәҗәгать итте яшь парларга Сергей Рузанов. Ул яшь гаиләгә район җитәкчелеге исеменнән котлау папкасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International