2023 елның 14 февралендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә Изге Валентин көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бу көн яраткан кешеләргә үз хисләрен әйтергә һәм бергәләп бәйрәм атмосферасын тоярга тагын бер сәбәп. Яңа өйләнешүчеләр өчен фотозона оештырылды. Никахлашу тантанасы вакытында парларга әзер теләкләр белән «валентинка» сайларга яки үзләренекен язарга, аннары аны теләкләр тактасына урнаштырырга кушылды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәр парга йөрәк формасындагы кечкенә, татлы бүләк тапшырдылар.
Кадерле яшь парларыбыз, ихлас күңелдән яратыгыз, бәйрәм көнендә генә түгел, үз хисләрегезне сүзләр белән генә түгел, ә гамәлләрегез белән дә күрсәтегез. Барыгызга да озын-озак елларга үзара һәм зур мәхәббәт телибез!