Аксубай районында 2022 елның демографик күрсәткечләре

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Гадәттәгечә гыйнвар аенда узган елга нәтиҗәләр ясала. 2022 елда Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан 660 акт язмасы төзелгән. 104 сабый тууы теркәлде. Аларның 54 малай һәм 50 кыз. Әмма биредә аксубайлыларның күбесе туган урыны буенча, бала тудыру йортларында, районнан читтә теркәлүен исәпкә алырга кирәк.

Иң популяр исемнәр Иван, Макар, Самир, Амина, Ева и Таисия. Иң сирәк исемнәр - Авраам, Один, Самуэль, Афина, Дания, и Эмилия. Беренче сабыйлар 23 гаиләдә туган. 33 гаилә күп балалы булды. 79 пар өйләнештеләр, ә 48 пар аерылышты. Кызганычка каршы, бу дөньядан 388 аксубайлы китте. Шуларның 224 ир-атлар һәм 164 хатын-кызлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International