Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. 2023 елда Нурлат муниципаль районының Бикүле авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан старт бирелде.
Район башлыгы урынбасары Линар Нурислам улы Маняпов, юбилярларны Дамир Шәйдулла улы һәм Мәчтүрә Хәйдәрҗан кызы Рәхмәтуллиннарны бергә гомер итүләренә 60 ел, Равил Сылухан улы һәм Рузалия Шәйдулла кызы Минегуловларны 45 ел бергә яшәүләре белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.