2023 елның беренче пары

2023 елның 6 гыйнвары, җомга

Бүген, 2023 елның 6 нчы гыйнвар көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетынын ГХАТ бүлегендә 2023 нче елның беренче никахы теркәлде. Өйләнешкән беренче пар- Наил һәм Рузалия Харисовалар.

Районның хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. яшь парларны тормышларындагы әлеге истәлекле вакыйга белән котлады, мәхәббәт, үзара аңлашу, бәхет теләде һәм район башлыгы И. Г. Нуриев исеменнән котлау адресы, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International