Кино караудан башланган мәхәббәткә 50 ел тулды

2023 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Урыссу бистәсеннән ирле-хатынлы Павел Николаевич һәм Клавдия Ивановна Никулиннар алтын туйларын билгеләп үтәләр. 1973 елның 5 гыйнварыннан язмыш аларны бер-берсе белән бәйләүгә 50 ел тула. Аларның гаиләсе чын мәгънәсендә нык булып чыккан, ир белән хатын кичә танышкан кебек шатлык һәм бәхеттән куанып утыралар.

Бу көн белән Никулиннар гаиләсен Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина һәм Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова котлады.

-Киләчәктә дә, ярты гасыр бергә гомер иткән кебек, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз даирәсендә озак еллар муллыкта һәм иминлектә яшәгез, гаилә учагын саклап тотыгыз – дип, Зөлфия Гыйбадуллина район башлыгы исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды.

Алар очраклы рәвештә «Восток» кинотеатрында танышалар. Урыннар якын иде. Кинофильмның ике сериясен (аның исемен инде хәтерләмиләр) бергә караганнан соң Павел Николаевич кызны өйләренә кадәр озатырга тәкъдим итә. Мин тәкъдим иттем, ә ул баш тартмады, - дип көлә гаилә башлыгы, - Ә бер елдан соң өйләнештек. 50 ел гаилә тормышы бер көн кебек узды. Без һәрвакыт кулга-кул тотынышып яшәдек, - дип искә ала Клавдия Ивановна. Юбилярлар үзләренең беренче очрашуларын, эш көннәрен, никахлашу көнен шатланып искә алдылар. 50 ел-озак вакыт һәм ул тиз үтте. Ләкин Павел Николаевич һәм Клавдия Ивановна Никулиннар бергә җиңгән авырлыкларны һәм проблемаларны калдырып, тормышның бәхетле, якты мизгелләрен генә хәтерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International