Чистай районында яңа елда туган беренче баланың гаиләсен тантаналы рәвештә котладылар

2023 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

5 гыйнварда Чистай бала тудыру йортында 2023 елда Чистай муниципаль районында беренче булып туган яңа туган малайны тантаналы рәвештә чыгардылар. Гәрәева Гөлнара Рамил кызының беренче баласы Руслан 2023 елның 1 гыйнварында 17 сәгатьтә 19 минутта, авырлыгы 3490 грамм һәм буе 57 сантиметр булып дөньяга килә.

Яңа туган сабыйның әнисен һәм аның якыннарын тантаналы шартларда «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрход Садыйков, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева, «Чистай үзәк район хастаханәсе» баш акушеркасы Елена Быкова котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International