6 гыйнварда Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яңа 2023 елның беренче пары теркәлде. Сирин һәм Айгөл Имаметдиновлар 2023 елга гариза биргән һәм 1 нче номерлы гражданлык хәле актлары китабында язылган бәхетле яшь пар булдылар.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова яңа өйләнешүчеләр белән гаилә кору көненең шатлыгын уртаклашты һәм озак еллар бәхетле тормыш, үзара аңлашу һәм нык мәхәббәт белән тормыш итүне теләде. Шулай ук ул елның беренче парлары булу зур җаваплылык өстәвен ассызыклады. Чөнки алар ел дзвамындагы барлык парлар өчен гаилә үрнәге булырга тиеш.
Сирин белән Айгөл балачактан бер-берсен беләләр, бер мәктәптә укыганнар. Мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыттан соң алар хат языша башлый. Бу хат алышу зур мәхәббәтнең башы булып чыга. Өч ел үткәнен сизмиләр дә алар.
2022 елның җәендә Сирин сөйгәненең туган көне өчен ял базасын арендага алып, барлык дусларын җыя. Шунда бәйрәм барышында сөйгәне Айгөлгә тәкъдим ясый. Бу көнне алар Айгөлнең 22 еллыгын гына түгел, ә аның «мин риза» җавабын да билгеләп үттеләр. Ике айдан соң яшьләр никах укыта. Яңа 2023 елны ир белән хатын исемле рәсми статусыннан башларга булганнар.
Ландыш Әлфәт кызы яшьләргә район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән истәлекле бүләкләр, шулай ук «Татар ашлары» китабын тапшырды.