2022 елның 30 декабрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Вахит авыл җирлегендә Әлмөхәммәтовлар гаиләсе Каюм улы Әмир һәм Георгий кызы Нинаны алтын туйлары белән котлау чарасы узды.
Алтын туй-бер-берсенә бәхет тапкан ике кешенең бәхетле гомеренең ярты гасырлык юбилее! Алар барлык авырлыкларны җиңеп, тормыш юлы аша бер-берсенә мәхәббәт һәм хөрмәт итеп яшәделәр. Ирле-хатынлы Әлмөхәммәтовлар искиткеч һәм нык гаилә кордылар, өйләрендә мәхәббәт, татулык һәм иминлек сакладылар, балалар һәм оныклар өчен үрнәк булып торалар.
Уртак тормышларының 50 еллыгы уңаеннан Әлмөхәммәтовларның исемнәре «Районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тагын да озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар адресына Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримовның җылы сүзләре әйтелде.