Декабрь аенда Баулыда 5 малай, 3 кыз бала туды

2022 елның 30 декабре, җомга

Декабрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 8 сабый теркәлде: 5 малай һәм 3 кыз. Шуларның 1 се гаиләдә  беренче бала, 3 – икенче, 4 – өченче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Арсений, Артём, Максим, Тимофей, Эмиль Амалия, Айлина, Елизавета дигән матур исемнәр бирделәр.

Иң яшь әтигә 26, ә әнигә – 25 яшь, иң өлкән анага 38 һәм  иң өлкән әтигә 48 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 13 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 19, ә кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә 53,әкәләшкә – 51 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International