Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!
2022 елның декабрь аенда Әлмәт шәһәрендә 159 бала дөньяга килде. Алар арасында 84 малай һәм 75 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1515 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4870 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне - 42 яшьтә, иң яшь әти - 17 яшьлек, ә иң өлкәненә - 55 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре - Ясмина, Лев, Ева, Амина, Ранель, София. Сирәк исемнәр арасында- Батыр, Азар, Амаль, Сагдиана, Соро.