Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда балаларда гаиләдә бердәмлек хисе тәрбияләүгә, гаилә кыйммәтләре турында белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән экскурсия-лекция узды.
ГХАТ Идарәсенең баш белгече Эльвира Вильнюс кызы Фазлыева 44 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрде.
Балалар Тантаналар сарае бинасы буйлап уздылар, дәүләт бүләкләре, исем кушу, юбилярларның туйлары, паспортлар тапшыру кебек чаралар турында сөйләделәр.