Бүген Буа шәһәренең Никахлашу сараенда 2022 елның соңгы пары никахны теркәгән, ул узып баручы елда 195нче пар булган. Әлеге истәлекле вакыйга белән яшь парларны Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Л. Р. Шакирҗанов котлады һәм яшь Шакировлар гаиләсенә район башлыгы Р.Р. Камартдинов исеменнән истәлекле адрес, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.