«Теләкләр чыршысы» акциясе РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан «Без бергә» бөтенроссия онлайн-марафонында башланып китте. Быел ул инде дүртенче тапкыр уздырыла. «Теләкләр чыршысы» мөмкинлекләре чикләнгән 3-17 яшьлек балаларның, аз керемле гаиләләрдән һәм ятим балаларның хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Шәһәрнең ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова 10 яшьлек кызның хыялын тормышка ашырды. Галина чаңгы алды. Очрашу җылы атмосферада узды. Галина үзенең уңышлары белән уртаклаша, инглиз телен өйрәнә. Әбисе Галина Михаил кызы аны һәр яктан хуплый. Хыяллар тормышка аша!