Әлмәтнең кышкы туйлары

2022 елның 30 декабре, җомга

Русьтә элек-электән туйны кыш көне бәйрәм итү традициясе бар. Бу чорда төзелгән яшьләр союзы иң нык, ышанычлы һәм озын гомерле булыр дип саналган.

Бүген дә яшьләр үз тормышларында төп тантаналарын уздыру өчен кышкы чорны яратып сайлыйлар. Чөнки кышкы туй бик кызыклы вакыйгаларга бай.

Кышкы декабрь ай эчендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 88 пар язылышты.

ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны тормышларындагы төп вакыйгалары белән тәбрик итә. Аларга озын бәхетле гаилә тормышы, мәхәббәт һәм татулык тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International