30 декабрьдә Валерий Хашимович һәм Антонина Михайловна бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Истәлекле вакыйга белән гаиләне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова, «Татнефть» Берләшкән беренчел оешмасының Бөгелмә территориаль ветераннар советы рәисе Надежда Соловьева һәм Бөгелмә механика заводы ветераннары, Бөгелмә станциясе вәкилләре Шатохина Альбина һәм Мәрданова Гөлсинә котлады.
Юбилярлар ике ул тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныкларының уңышларына сөенәләр. Валерий Хашимович һәм Антонина Михайловнаның намуслы хезмәте производствода күпсанлы грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. Иң мөһим бүләкләрнең берсе Валерий Хашимовичка Бөгелмә станциясендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен бирелгән Россия Федерациясенең Мактаулы тимер юлчысы исеме булды. Эшлеклелек сыйфатлары, югары профессиональлек һәм бай тәҗрибә Валерий Хашимовичка теләсә кайсы тармакта югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Ул озак еллар Бөгелмә механика заводында эшли, ветераннар советын җитәкли. Антонина Михайловна һөнәри эшчәнлек башыннан алып, лаеклы ялга киткәнче яраткан һөнәренә тугры кала, күп елларын спортка һәм тренерлык эшенә багышлый, «Халык мәгарифе отличнигы», «Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре» исеменә лаек була.