Арча муниципаль районында 2022 нче елның соңгы пары

2022 елның 30 декабре, җомга

2022 елның 30 декабрь көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 2022 елның язылышу акты төзелде. Рәмзил белән Гөлназ Гыйлаҗиевлар «туй елын» яптылар. Яңа өйләнешүчеләрне истәлекле вакыйга белән котлыйбыз! Аларга бәхетле гаилә тормышы, шулай ук бер – берсенә әйтелгән изге сүзләрне ешрак искә төшерүләрен телибез. 2023 елга алар яңа, мөһим статуста- ир һәм хатын статусында керделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International