Баулы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларның никахлары теркәлде. Бу салкын кояшлы көнне Илья һәм Наталия Паировлар, Эдуард һәм Лилия Шайдуллиннар гаиләләре туды. Бу көнне яшь парлар гаилә кору белән генә түгел, яңа ел белән дә котлаулар кабул иттеләр. Кыш бабай яшьләрне котлап бүләкләр тапшырды.
Үтеп баручы 2022 елда гаилә корган 152 парның һәрберсенә бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез!