Могҗизага ышансаң, ул һичшиксез тормышка ашачак!
Өч уллары Даниил, Андрей һәм Дмитрийны тәрбияләүче Павел һәм Регина Бажайкиннар гаиләсенә Яңа ел алдыннан Кыш Бабай зур бүләк ясаган. 24 декабрь көнне аларның көтеп алган кызлары Дарья дөньяга килгән. Хәзер яңа туган бала һәм аның әнисе бала тудыру йортыннан чыгарга әзерләнәләр, ә әтиләре белән уллары аларны түземсезлек белән өйләрендә көтәләр.