Ел ахыры, димәк, бу атнада Никахлашу сарае соңгы кияүләрен һәм кәләшләрен кабул итә. Никах турында актлар язмасы бу елны 170 саны белән тәмамлый. Ә бу Мамадыш 170 бәхетле һәм яшь гаиләгә арткан дигән сүз.
Гадәттәгечә, иң күп никах җәйге-көзге чорда теркәлә. 2022 елның иң «кайнар” ае июль булды, бу айда никахлашучылар саны – 33 пар. Елның соңгы аенда 13 пар туй гөрләтергә ниятләгән. Әйтергә кирәк, быел туй сезоны 31 декабрьдә ябыла. Яңа өйләнешүчеләр бүлешкәнчә, туй мәҗлесе шома гына яңа ел мәҗлесенә күчәчәк.
Узып баручы елның иң өлкән киявенә - 76, ә иң өлкән кәләшкә 60 яшь тулды. Иң яшь кәләшкә-18 яшь, иң яшь кияүгә – 19.
Сүз уңаеннан, Яңа 2023нче елда гаилә корырга планлаштырган парлар инде актив рәвештә туй көннәрен броньләу белән мәшгуль. Урын алып калу июль аена кадәр җиткән.