Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә!
Матур традиция булып бу гаилә бәйрәме безне туганнарыбыз һәм иң якыннарыбыз белән бергә җыя, гаилә учагы җылысы белән җылыта, уңышларга, иң изге теләкләребезне тормышка ашыруга өмет бирә.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге телибез!
Татарстан Республикасы ГХАТ органнарының ишекләре сезнең өчен Яңа ел каникуллары чорында да ачык булачак. Аларның эш режимы белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз.
Яңа 2023 елда очрашканга кадәр!