Яңа ел бәйрәме – балачакка әйләнеп кайтыр өчен иң яхшы вакыт! ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре яшь парлар өчен әкияти атмосфера ясадылар. Кияү-кәләшләр фотографияләргә дә төштеләр, бер уңайдан Кыш Бабайга хат та яза алдылар.
Кайберәүләр хатларында иң изге теләкләре чынга ашуын сораса, кайберәүләр узып баручы елның бәхетле мизгелләре өчен рәхмәтләрен белдерде. Һәркем яңадан үзен Яңа елның якынлашуын түземсезлек белән көтеп алучы бала итеп хис итә алды.
Могҗизаларга ышаныгыз һәм алар һичшиксез чынга ашачак!