«Кыш бабайга хат» акциясе

2022 елның 24 декабре, шимбә

Декабрь – тылсымлы ай, чөнки Яңа ел могҗизасы якынлаша. 24 декабрьдә Бөгелмә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре «Кыш бабайга хат» акциясендә катнаштылар, анда яңа ел бәйрәме алдыннан, һәркем, авыл җирендә яшәүче баланың хыялын тормышка ашыра алды.

Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре Иске Исаково авыл җирлегендә яшәүче Сәлимҗанова Айгөлне сөендерде, аның Кыш Бабайга адресланган хыялын тормышка ашырдылар, киләсе Яңа елда уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International