Мәрҗән туй

2022 елның 24 декабре, шимбә

2022 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Котдусовлар гаиләсенең «мәрҗән туе» дигән тантаналы чара узды.

Фәнисә Гарәфетдин кызы Һәм Илшат Сәфәргали улы икесе дә авылда туып-үсә, һәм шунда ук хезмәт куялар. Гаилә башлыгы Илшат Сәфәргали улы алдынгы комбайнчы «Ак Барс-Агро» җәмгыяте комбайнчысы, хатыны Фәнисә Гарәфетдин кызы шул ук җәмгыятьтә эшли. Ирле-хатынлы биш бала тәрбияләп үстергәннәр, юбилярларның гаилә нәселен оныклары дәвам итә. Алар балалары һәм оныклары белән горурланалар. Гаиләдә бер-берсен ярату һәм хөрмәт итү бар.

Хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.А. юбилярларны котлап, район башлыгы И.Г. Нуриевның Котлау адресы, чәчәкләр һәм символик бүләк тапшырды. Юбилярларны Сеҗе авыл җирлеге башлыгы  Р. В. Хәмидуллин да котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International