Баулы районының Александровка авылында Әхмәдиевлар гаиләсенең туй юбилее тантанасы узды. Моннан 65 ел элек язмыш Рәис Гани улына һәм Зәния Минһаҗ кызына бөек бүләк ясаган – алар бер-берсен очраткан, шундый зур һәм чиксез дөньяда үзләренең парларын тапкан.
Аларның гаилә мөнәсәбәтләре, озак вакытлар сыналган, чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора. Юбилярлар матур балалар тәрбияләп үстергәннәр, аларның 7 оныклары бар, алар 10 оныкчык бүләк иткәннәр.
Әхмәдиевлар лаеклы хезмәт юлын үткән- Рәис Гани улы тракторист булып эшли. Ул-тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Зәния Минһаҗ кызы үзен туган авылына багышлаган.
Юбилярларны Баулы муниципаль районы Башлыгы И.И. Гузаиров исеменнән Рәхмәт хаты белән котладылар. Бу тантаналы көнне Әхмәдиевләр балалар, онык һәм оныкчыкларыннан котлаулар кабул иттеләр.