2022 елның 11 ай нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 524 гражданлык хәле акты теркәлде, шул исәптән – 44 туу, никах теркәү турында – 64, аерылышу турында – 43, уллыкка алу турында – 2, ата булу турында – 16, үлү турында – 346.
Иң олы яшьтәге әни булып 38 яшьлек әни булды. Бу аның икенче баласы. Әти-әниләр сабыйларын Эмилия, Адел, Әмирхан, Адилә, Рамил, Зөлфия, Зифа, Ризван, Марк дип атыйлар.
15 бала гаиләдә беренче, тагын 14 бала - икенче, 11 бала гаиләдә өченче, ә 4 сабый гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән. Шунысы кызык, 25 малай туу, 19 кыз туу теркәлде.