Арча муниципаль районында 300-нче пар

2022 елның 2 декабре, җомга

ЗАГС хезмәткәрләре көненә багышланган чаралар кысаларында акт язмаларының юбилей саннарына аерым игътибар бирелә.

2022 елның 2 декабрь көнендә Арча районы ГХАТ бүлегендә 300-нче пар теркәлде. Бу кышкы  матур көндә көтеп алынган бәхетле санга Инсаф һәм Рания Фазылҗановлар ия булды. Яшь парлар 300 нче номерлы акт язмасына имзаларын куйдылар, борынгы гореф-гадәт буенча, бер-берсенә тугырылык билгесе итеп пар балдаклар алмаштылар. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшьләргә иң беренче документ – язылышу турында таныклык тапшырды. Туганнары, дуслары чын күңелдән яшьләрне котладылар, гаилә бәхете, татулык һәм зур мәхәббәт теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International