Лениногорск муниципаль районында 500 нче пар никахы рәсми рәвештә теркәлде

2022 елның 2 декабре, җомга

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә институтын ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән күп чаралар үткәрелә һәм шундый чараларның берсе – «юбилейлы сан» парларын хөрмәтләү. 2022 елның 2 декабрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда 500 пар-Нуруллин Дамир һәм Мария гаиләсе язылышты.

Әлеге күркәм вакыйга белән Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече язылышу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды. Тынычлык, якты һәм бәхетле гомер яшь гаиләгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International