Балтач районы ГХАТ бүлегендә гаилә дәресе узды

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 01 декабрендә Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме» дәресе үтте.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р. Әхмәтханова гаиләнең кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләде, Россия ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аннан соң бүлек белгече Л. Р. Нигъмәтҗанова «гаилә» темасы буенча интерактив тренинг үткәреп, балаларга хәзерге гаиләнең юридик һәм психологик аспектларын аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International