Әниләр көне белән!

2022 елның 25 ноябре, җомга

Кадерле хатын-кызлар, сөйкемле әниләр!

Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!

Әни – бар нәрсәнең башлангычы, гаиләнең терәге һәм өмете, бетмәс игелек, кайгырту һәм сабырлык чыганагы, кайгыларда ярдәм итүче һәм шатлыкларда хуплаучы. Ана булу – зур могҗиза. Ана мәхәббәте безне ныгыта һәм ышанычлырак итә, тормыш авырлыкларын җиңәргә һәм уңышка ышанырга ярдәм итә.

Иң игелекле һәм җылы сүзләр сезнең өчен бу көнне генә түгел, ә гомер буе яңгырасын. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, үзегезгә һәм балаларыгызга чиксез ышаныч, гаиләләрегезнең чәчәк атуын телим!

Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының

ГХАТ идарәсе башлыгы                                                                    Г.Р. Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International