2022 нче елнын 24 августында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм тормыш иптәше Гөлсинә Әхәт кызы исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен тантаналы кабул итү мәҗлесесе булды. Саба муниципаль районыннан Шәриповлар гаиләсе әлеге мәҗлескә чакырулы иде. Габделмәҗит һәм Суфия Шәриповлар гаиләсе бу ел зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте. Тугрылык, хөрмәт, намуслылык- Шәриповлар гаиләсенең төп кыйммәтләре. Алар 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Шатлык-борчуларны бергә кичереп, иңне-иңгә куеп яшәүләре белән алар бик бәхетле, әле яңа тормыш юлына аяк басучы парларга Габделмәҗит һәм Суфия Шәриповлар гаиләсе һичшиксез үрнәк булып тора.