Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә тренингта катнашты

2022 елның 12 августы, җомга

Хезмәткәрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре күп очракта аның башка кешеләр белән аралашуны көйли белүеннән һәм эш вакытында позитив кешеара мөнәсәбәтләрне саклай алуыннан тора. Аның аралашу инструментлары белән куллана белүеннән башкаларны ышандыра белү сәләте һәм кирәкле нәтиҗәгә ирешүе дә тора.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Шәхес төренә карап нәтиҗәле аралашу» дип аталган тренингта чираттагы күнекмәләрне үзләштерде:

- Аралашу максатларына ирешү өчен ничек нәтиҗәле коммуникация күнекмәләрен көчәйтергә?

- Ничек шәхес төренә карап мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнергә?

- Ничек дөрес диалог төзергә һәм әңгәмәдәшне үзенә каратырга?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International