Әлмәт шәһәрендә 1200 бала туган

2022 елның 19 августы, җомга

2022 елның 19 август аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1200 бала туу турында акт теркәлде. 16 август көнне Мирзиянов Илдар Рамил улы һәм Гүзәл Раиф кызы гаиләсендә малай бала туган. Балага матур Рамиль исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International