Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Корольковлар гаиләсендә дөньяга килгән балага исем кушу тантанасы узды

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Дмитрий һәм Радмила Корольковлар гаиләсендә дөньяга килгән балага исем кушу тантанасы узды. Алар кызларына София дип исем куштылар. Грек теленнән тәрҗемә иткәндә бу исем «акыллы» дигәнне аңлата.

ГХАТ Идарәсе белгечләре гаиләгә балаларының беренче документларын – туу турында таныклыгын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын һәм истәлекле китап тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International