Бал Спасы артыннан Алма Спасы да килеп җитте. Бу бәйрәмдә уйналган туй яшьләргә озын һәм бәхетле тормыш вәгъдә итә.
Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда бүген 16 пар никахларын рәсмиләштерде. Борынгы гореф-гадәт буенча кияү белән кәләшләр бер-берсенә мәңгелек мәхәббәт символы итеп өлгергән алмалар бүләк иттеләр.
Истәлеккә матур фотографияләр калсын өчен ЗАГС Идарәсе белгечләре фотосессиягә махсус реквизит әзерләделәр.