Бал Спасында узган туйлар яшьләргә татлы тормыш вәгъдә итә. Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда Бал Спасы алдыннан 46 пар никахларын рәсмиләштерде.
Иң актив яшьләр ГХАТ Идарәсе белгечләре әзерләгән бал тематикасындагы биремнәрне чишеп көчләрен сынадылар һәм «баллы» бүләкләр алдылар. Махсус әзерләнгән фотозона бәйрәмнең чын бизәге булып торды.