Баулы гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Баулы шәһәренең 25 еллык юбилее алдыннан Баулы районы ГХАТ бүлегендә Латыйповлар гаиләсе иң якын кешеләре – балалары, туганнары, хезмәттәшләре белән бергә тормыш корып яши башлауларының юбилеен билгеләп үтте.

Бер-берсен бер күз карашыннан аңлаган бәхетле парга сокланмый мөмкин түгел. Әгъзәм абый тумышы белән Башкортстанның Чекмагыш районыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли, аннан армиягә китә. Демобилизациядән соң аңа төрле өлкәләрдә - төзелеш оешмасында, бораулау эшләре идарәсендә, технологик транспорт идарәсендә эшләргә туры килә. Озак еллар машинист булып эшләп, 2011 елда пенсиягә чыга. Әгъзәм абыйның хезмәт стажы 44 ел тәшкил итә. Ә Люзия апа Мөслим районының Яңа Сәет авылында туып үсә. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң телефончы-элемтәче һөнәрен ала. Ике ел Яр Чаллыда телефонист булып эшли. 1978 елда НГДУ системасына эшкә керә.  Озак еллар оператор булып эшләп 2007 елда пенсиягә чыга. Юбилярлар тырыш хезмәтләре өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.

Латыйповлар гаиләсе бүгенге көнгә, искиткеч балалары һәм оныклары уңышларына сөенеп яши.

Бу көнне алтын юбилярлар Баулы районының Мактаулы гражданнары китабына кул куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т. Мурсалимова юбилярларга Алтын туйны теркәү турында истәлекле таныклык тапшырды. Алтын юбилярларны район башлыгы урынбасары Р. Г. Хәмидуллин җылы котлап чәчәкләр, бүләк һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International