Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

2022 нче елның 18 нче августында Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 55 ел инде кулга-кул тотынышып, тормыш корып, ирле-хатынлы Владимир Васильевич һәм Валентина Афанасьевналарның зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Бергә гомер иткән еллар эчендә юбилярлар иң мөһиме – мәхәббәт, хөрмәт, үзара аңлашуны саклап, балаларга, оныкларга иң яхшы гаилә традицияләрен тапшыра алдылар. Алар эшләгән барлык эшләрне бергә, тату һәм мәхәббәт белән эшлиләр. 55 ел элек булган кебек үк аларның гаиләсендә дә мәхәббәт хөкем сөрә.

Бергә гомер итүнең 55 еллыгы уңаеннан ирле-хатынлы Алексагиннарның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Алар адресына балалар, туганнар һәм якыннарыннан бик күп җылы сүзләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International