19 август көнне ГХАТ бүлегендә Фатыйма Камил кызы һәм Фоат Гата улы Заировларны алтын туйлары белән котладылар. Фоат Гата улы һәм Фатыйма Камил кызы мәктәп эскәмиясеннән таныш, алар үрнәк, нык гаилә корганнар, өч искиткеч бала тәрбияләп үстергәннәр, алар юбилярларга җиде онык бүләк иткәннәр.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Л.Закиров исеменнән гаиләне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады.
«Безнең районда сезнең кебек үрнәк гаиләләр булуы белән горурланабыз», -дип билгеләп үтте ул, гаиләгә иминлек һәм чәчәк атуын теләде, котлау хаты, Мактау билгесе һәм истәлекле бүләк тапшырды. «ТНГ-Групп» компаниясе җитәкчелеге исеменнән юбилярларны ветераннар советы рәисе Резедә Кәтиева җылы котлады, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.