22 августта Россия Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә-бу безнең һәрберебез өчен үзенчәлекле көн.
2022 нче елның 22 нче августында Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яшь парлар Аэлина һәм Тимур никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр. Алар «матур датаны» 22.08.22 никах теркәү датасын сайладылар.
Беренче гаилә документын – никах теркәү турында таныклыкны тапшырганда, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова яшьләрне гаилә төзү көне һәм Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.