2022 нче елның 22 нче августында Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Хәкимов Әнис Ильяс улы һәм Кадыйрова Диана Булат кызы никахларын тантаналы рәвештә теркәү, Булат Илдар улы Һәм Гөлшат Рәдиф кызы Кадыйровларны «көмеш» туйлары уңаеннан хөрмәтләү тантанасы узды.
Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды-алар 2022 елда никахларын теркәгән 200 нче пар булдылар.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны котлап, аларга беренче гаилә документы – никах теркәү турында таныклык һәм ГХАТ бүлегенең символик бүләген тапшырдылар.
«Көмеш» юбилярлар юбилей медальләре белән алмаштылар, ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар.
Яшьләрне гаилә корулары белән котлыйбыз, мәхәббәт һәм тугрылык белән, үзара аңлашып, бер-берсен аңлап, бер-береңә ярдәм итеп яшәүләрен телибез.