Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда балага исем кушу тантанасы узды

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Баланың беренче елмаюы, беренче адым ясавы, беренче әйткән сүзе -ата-ана өчен аеруча кадерле хәзинәләр. Аларны һәркемнең тормышында кабат кичерәсе килә.

Романовлар гаиләсе 11 ел элек яңа туган кызлары Арина өчен үткәрелгән исем кушу тантанасын бик җылы искә төшерәләр. 2022нче елның 21нче июль көнендә уллары Владимир тугач, Сергей белән Марина ике уйлап тормыйча ГХАТ Идарәсенә улларына тантананы кабатлау өчен мөрәҗәгать иттеләр.

ГХАТ Идарәсе белгечләре гаиләгә балаларының беренче документларын – туу турында таныклыгын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның, «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы хатын кызлары» иҗтимагый оешмасының котлау хатларын һәм  истәлекле китап тапшырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International