Бала туу – гаилә өчен зур бәхет! Яңа мәшәкатьләр, яңа сораулар һәм һичшиксез яңа шатлык! Шуңа карамастан баланың тууын ГХАТ Идарәсендә теркәүнең кирәклеген онытырга ярамый.
Бүген Балалар шәһәр хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә оештырылган «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә ГХАТ Идарәсенең хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Елена Исаева булачак әниләргә бала тууны теркәү тәртибен аңлатты һәм гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге закончалык кагыйдәләре белән таныштырды.
Мондый очрашулар булачак ата-аналарга барлык документларны тиз һәм оешмага артык йөрүләрсез алырга ярдәм итә.