Әлмәт шәһәрендә 16 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2022 елның 19 августы, җомга

2022 елның 16 август аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 16 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Ахметов Риф Рашит улы һәм Луиза Мидехат кызы гаиләсендә булды. 17 август аенда  аларның уллары һәм кызлыры туды. Алар гаиләдә икенче һәм өченче балалар. Яңа туган сабыйларга  Аделина  һәм Аяз исемнәре кушылды. Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын – туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар. Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International