2022 елның апрель аенда Нурлат районы ГХАТ бүлегендә «Яңа туган балага бүләк» акциясе старт алды. Атна саен, пәнҗешәмбе көнне истәлекле бүләк тапшыру тантанасы уза.
18 август көнне Никахлашу сараенда агымдагы елның апрель һәм май айларында туган 8 гаилә парын котлау тантанасы үтте. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча вазыйфаларын башкаручы Ольга Владимировна Медникова ата-аналарны беренче балалары туу белән дә, күп балалы гаиләләр статусына керүләре белән дә котлады.