Мамадыш муниципаль районының Совет утырышында районы ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге каралды

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Унбишенче утырышның көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде. Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең 2021-2022 нче елгы эшчәнлеге турында бүлек җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова хисап тотты.

Ландыш Альфатовна 2021 нче ел һәм 2022 нче елның 7 ае өчен чагыштырма хисап тәкъдим итте. Гражданлык хәле актларының барлык төрләре буенча җентекле анализ үткәрде. Ул шулай ук гаилә, аналар һәм балачак институтын ныгыту максатыннан үткәрелгән чараларга игътибар итте. Гаилә төзелеше өлкәсендә агымдагы ел ахырына кадәр планлаштырылган чаралар белән таныштырды. Әзерләнгән презентация ЗАГС бүлегенең дә, гомумән район өчен дә узып баручы елның иң якты мизгелләрен искә алырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International