Уртак тормышның һәр елы – үзенчәлекле һәм кабатланмас бәйрәм. Озак һәм бәхетле гомер кичереп, мәхәббәт һәм тату гомер кичергән пар һәрчак хөрмәт һәм соклану уята. Чистай муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү традициясе бар. 2022 елның 13 августында Чистай никахлашу сараенда Анна Викторовна һәм Виталий Васильевич Петровларның көмеш туйлары узды. Юбилярларны котларга аларның балалары, әти-әниләре, туганнары һәм якыннары килгән иде.
25 ел элек 1997 елның 8 августында Татарстан Республикасы Чистай шәһәре ГХАТ бүлегендә Анна һәм Виталий, үз мөнәсәбәтләрен законлаштырып, ире һәм хатыны булалар. Менә чирек гасыр инде алар бергә. Аларның гаиләсе нык һәм матур. Алар шатлана һәм бәхетле була беләләр; алар – тырыш хезмәтчәннәр, үз балаларына үрнәк була алдылар һәм Чистай муниципаль районының мактаулы гаиләләренең «алтын фонды» на керделәр.
1996 елда язмыш Казан чибәрен Чистай шәһәренә алып килә, яшь Анна «Аверс» банкында эшли башлый. Анна Викторовна сүзләренә караганда, беренче тапкыр ул егеткә игътибар да итми. Ә менә Виталий Васильевич шунда ук кызга күз сала һәм чигенергә җыенмый. Тиздән симпатияләр уртак икәнлеге беленә. 1996 елның октябрендә танышалар, киләсе елның августында өйләнешәләр дә. Петровлар гаиләсе шулай туа. Яңа 1998 ел яшь парлар өчен иң кадерле бүләк алып килә – 1 гыйнварда аларның кызлары Анастасия туа. Петровларның тормыш юлы яңа төсләр белән башланып киткән, алар әти-әни булганнар. 2014 елның 2 августында Петровлар гаиләсендә икенче принцесса Арина туа.
Юбилярларны Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Хәйдәрова җылы котладылар, аларга озын гомер теләделәр һәм 25 елдан соң ГХАТ бүлегендә алтын юбилейларын билгеләп үтәргә чакырдылар.