2022 елның 13 август көнне Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 300 нче пар теркәлде. Динар һәм Эльвинаны чын күңелдән яңа гаилә корулары белән котлыйбыз.
Кадерле яшьләр, сезгә үзара аңлашу, хисләрегез саф булсын һәм сабырлык телибез. Гаилә – Бөек хезмәт. Сезгә уртак, зур хезмәтегез өчен иң яхшы бүләк – матур, рәхмәтле балаларыгызны телибез. Йортыгызда тынычлык булсын.