Яшь парларның күбесе никахлашу тантанасын үзенчәлекле, истәлекле итеп уздырырга тели. Август православие бәйрәмнәренә бай ай, шул бәйрәмнәрнең берсе Баллы Спас. Алексеевск ГХАТ бүлегендә, бүген Баллы Спас бәйрәме алдыннан «татлы пар» Родионовлар Владимир Юрьевич һәм Татьяна Сергеевна гаиләсен теркәделәр.
Яшь парлар бер-берсен яңа җыелган бал белән сыйладылар, ә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләне бер бочонок бал белән бүләкләделәр. Яшь парларны гаилә корулары белән тәбриклибез, гаиләгездә һәрвакыт мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем итсен, никахыгыз озын гомерле, хисләрегез мәңгелек булсын!