2022 елның 12 август көнендә Арча районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бик матур чара узды. Шәһәребезнең мөхтәрәм кешеләре, үрнәк гаилә исеменә чын мәгънәсендә лаек парлар – Лиюс Гаптылхакович һәм Роза Зөфәровна Фәттаховларның Алтын туйларын раслау тантанасы булды. Алтын парны хөрмәтләп, котлап балалары, туганнары җыелды.
Алтын туйда «яшьләргә» алтын балдак алышу насыйп булды. «Алтын кәләш» һәм «Алтын кияү» үзләренен яшь вакытлары, танышкан, кавышкан көннәре,тату яшәү серләре белән уртаклаштылар.
Хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М., муниципаль берәмлек «Арча шәһәре» башлыгы урынбасары, Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Нигъмәтҗанова Г. Х. «яшь парларны» алтын туйлары белән котлап, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев И.Г. исеменнән котлау хаты һәм ГХАТ бүлегенең истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Балалары, туганнары Фәттаховлар гаиләсен котлап, рәхмәт сүзләре әйттеләр.